Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста "Ике йолдыз" бәйгесе бара

Бу минутларда Апаста “Салават күпере“ балалар бакчасында район тарихында беренче тапкыр әти-әниләр һәм нәниләр, авыл балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында “Ике йолдыз“ иҗади, парлы дуэтлар конкурсы бара.

Ул район күләмендә танылып, зональ дәрәҗәгә чыккан “Ике моң“ рәвешендә бара һәм һәр чыгыш конкурсны оештыру комиссиясе, жюри һәм катнашучылар тарафыннан гадел бәяләнә.

Беренче конкурста “Салават күпере“ балалар бакчасының 11 тәрбиячесе һәм районның 8 авыл балалар бакчасы тәрбиячеләре нәниләрнең әти-әниләре белән бергәләп әзерләгән чыгышлары тыңланды. Шулай ук конкурста 3 аерым гаиләнең парлы сәхнә чыгышлары күрсәтелде.

Беренче конкурс нәтиҗәләре турында “Йолдыз“ да аерым язма чыгачак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев