Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста икенче кабат әни булучыларга ана капиталы сертификаты тапшырдылар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, икенче кабат әни булу бәхетен татыган гаиләләргә Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Апастан Наташа Шәрәфетдинова, Эльвина Госманова, Гөлия Арсланова районның пенсия фонды бинасына чакырылдылар. Аларга район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре изге теләкләрне юлладылар, бүләкләр бирделәр. -Гаиләнең...

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, икенче кабат әни булу бәхетен татыган гаиләләргә Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Апастан Наташа Шәрәфетдинова, Эльвина Госманова, Гөлия Арсланова районның пенсия фонды бинасына чакырылдылар. Аларга район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре изге теләкләрне юлладылар, бүләкләр бирделәр.

-Гаиләнең ныклыгы - баланың киләчәген билгели. Балагызның ныклы адымнар белән атлап китүендә сезнең өлешегез зур булачак. Бәләкәчләрегез шатлык-куанычлар китерсен, сезне бәхетле әни, бәхетле әти, гаиләгезне нык итсен. Барыгызны да бәйрәм белән, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән! - диде район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев