Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста икенче яңа автотукталыш төзелә башлады

Апас үзәгендә элеккеге санитария-эпидемиология үзәгенә Кызыл Армия урамыннан керүче тыкрык тагын 60 метр озынлыкта, 15 метрга киңәйтелеп, биредә кимендә 50 машинага исәпләнгән заманча автотукталыш ясалачак. Подрядчы «Строймаркет" оешмасы техникасы бүген юан торбалар кайтаруны башлап җибәрде. Биредә дә Үзәк музей янәшәсендә бер атна элек 50 машинага исәпләнеп төзелгән автотукталыштагы кебек чыдам...

Апас үзәгендә элеккеге санитария-эпидемиология үзәгенә Кызыл Армия урамыннан керүче тыкрык тагын 60 метр озынлыкта, 15 метрга киңәйтелеп, биредә кимендә 50 машинага исәпләнгән заманча автотукталыш ясалачак. Подрядчы «Строймаркет" оешмасы техникасы бүген юан торбалар кайтаруны башлап җибәрде. Биредә дә Үзәк музей янәшәсендә бер атна элек 50 машинага исәпләнеп төзелгән автотукталыштагы кебек чыдам брусчатка җәеләчәк, урам утлары һәм видеокүзәтү системалары монтажланачак. Әппәс күлләреннән матур күперле Парк инеше аша агучы су агымы исә җир астына күчереләчәк. Бу эшләр төгәлләнгәч Үзәк паркка керү юллары тагын да артачак, матурланачак һәм иркенәячәк.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев