Апаста “Ихлас күңелдән китап бүләк ит“ акциясе уза
Район үзәк китапханәсе 10-16 февраль көннәрендә “Ихлас күңелдән китап бүләк ит“ акциясе оештыра.
(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
14 февраль – Ил буенча Китап көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан ил буйлап “Ихлас күңелдән китап бүләк ит!“ акциясе уза. Бу көннәрдә дустыңа, туганыңа, танышыңа, китапханәгә китап бүләк итәргә мөмкин. Бу хакта үзәк китапханәнең балалар эше буенча директор урынбасары Гөлинә Мулләхмәтова хәбәр итте.
“Акция кәгазь китапның кыйммәтен югалтмавын аңлату, китапның кадерле бүләк була алуын төшендерү максатыннан оештырыла. Райондашларны китап укырга өндәү, китапханәгә чакыру да төп максатыбыз“, – ди китапханәчеләр.
Теләгендә булган һәркем акциягә кушыла ала. Акциянең нәтиҗәләре белән дә таныштырырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев