Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Йолдыз” газетасы кубогына 59нчы эстафета узды

“Йолдыз” газетасы кубогы һәм призларына җиңел атлетика буенча традицион эстафета узды.

(12 май, «Апастово-информ»).



Ул Бөек Җиңүнең 78 еллыгына һәм “Йолдыз” газетасының 91 еллыгына багышланды һәм “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” девизы астында узды.

Биредә урта гомумбелем бирү һәм төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән командалар катнашты.

Быелгы эстафета үзгәчәрәк оештырылды. Спорт яратучы яшьләр редакция янәшәсенә урнашкан урамнар буйлап чапты. Әлеге урамнарда яшәүчеләр ярышның барышын да күзәтте.


“Эстафетабыз инде өлкән яшьтә. 59 ел элек башланган эшне без дәвам итәбез. Әлеге чара һәркемне мәктәп елларына алып кайта. “Йолдыз” призына узган ярышта катнашмаган бала сирәктер. Үзебезнең дә балачак шуңа барып тоташа. Спорт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз һәм җиңүләр телибез”, - диде газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева бәйрәмне ачык дип белдереп.


Йөгерешчеләр старт сызыгына басты. Алдан билгеләнгән этапларда бер-берсен алмаштырып, беренчелек өчен тырыштылар алар. Җиңү шатлыгы озак көттермәде.

Урта мәктәпләрдән беренче урында – Апас, икенче урында – Каратун, өченче урында – Биеш мәктәбе командалары. Төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында Каратун, Зур Күккүз мәктәбе һәм Апас мәктәбе командасы җиңү яулады.

Кубок Каратун һәм Апас мәктәбе укучылары кулында.


“Ел саен катнашабыз. Бүләкләрсез дә кайткан юк. Без бу җиңүне көттек. Хәтта яшьтәшләребездән “тартып алдык”. Алар бар да җитезләр иде”, - диде Апас урта мәктәбе укучысы Азалия Абдуллина.


Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин ярышларның оешкан төстә узуын билгеләп үтте.


“Ярышлар яшьләрне җитезлектә сыный, спорт белән дус булырга чакыра. “Йолдыз” кубогына ярышлар ел саен уза һәм аңа укучылар теләп килә”, - диде ул.


Эстафетаның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтов бу чараны оештыруда 30 ел катнаша. Ул быел да командаларны каршы алып, үзенең киңәшләрен бирде. Шулай ук ярышның имин һәм оешкан төстә узуы өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, район эчке эшләр бүлеге, район үзәк хастаханәсе, спорт мәктәбе хезмәткәрләренең зур өлеше керде.

Ярышлар Ринат Миначев, Дамир Сәлахов һәм “Апас икмәге” иганәчелегендә узды.

Барлык җиңүчеләр Мактау грамоталары, бүләкләр алды. Ярышка килүчеләр тәмле кабартмалар белән сыйланды.

Укучылар ГТО нормативлары тапшырып, мөмкинлекләрен дә сынады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев