Апаста “Йолдыз” укучылар бүләкләр ота
Апастан Гөлия Нәҗиевага савыт-сабалар җыелмасы чыкты. Шунда ук Гөлиянең шатлыгын да уртаклаштык.
–Узган елларда газетага язылучылар бүләкләр ота дип карый идем. Бу юлы үзем дә катнашырга булдым. “Бәхетлеләр отар инде, безгә булмас“, – дип тә уйлап куйдым әле. Чөнки бер дә андый отышлар эләккәне юк иде. Бары тик бәхетне кабат-кабат кына сынарга кирәк икән. “Йолдыз“га язылмый калган юк. Район яңалыклары белән газета аша танышып барабыз, – диде ул.
Гөлия иминият өлкәсендә эшли. Шул ук вакытта ябык футбол манежында администратор да. Район газетасы белән тыгыз элемтәдә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев