Апаста җирле депутатларны өстәмә сайлаулар уза
10 декабрьдә, Татарстанның 15 районында шәһәр советы һәм авыл җирлекләре советлары депутатларын өстәмә сайлаулар уза.
(10 декабрь, "Апастово-информ").
Борнаш авылында да иртәдән сайлау участогы эшли. Сайлаучылар җирле депутатны сайлау өчен үз тавышын бирә.
Иртәнге 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге булачак.
"Сайлаулар башланып китте. Халык килә, үз фикерен белдерә. Җирле депутат сайлаулары оешкан төстә бара", - ди 885нче номерлы сайлау комиссиясе рәисе Гүзәл Вәлиәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев