Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Ислам дине – үрнәк дин” дип исемләнгән зур чара узды

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды һәм Апас мәдәният йортында үткәрелде.

( 23 май, “Апастово-информ”).


Әлеге әхлакый-тәрбияви чараны район мөхтәсибәте, дин әһелләре, мөслимәләр берлеге һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде.
Бәйрәм чарасы ике өлештән торды. Беренче өлешендә фойеда ислам диненә багышланган төрле күргәзмәләр урын алды. Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре коръән китапларын, Мөхәммәт пәйгамбәребезнең тормыш юлын чагылдырган кулъязмаларны алып килгәннәр иде. Бер читтә татар халкының милли ашлары – хәләр ризыклар тәкъдим ителде. Дини күлмәкләр кигән апаларда, яшь кызларда татар хатын-кызларының нәфислеге, сафлыгы чагылды. Шулай ук биредә мөселманча яулык бәйләү, чигү, шамаильләр ясау буенча мастер-класслар да узды.
Бәйрәмнең икенче өлеше моңлы итеп азан әйтү белән башланды. Балаларның яттан догалар укуы аеруча сөендерде. Борынгы җырлар җырланды, мөнәҗәтләр көйләнде, вәгазьләр сөйләнде, ислам дине кануннары турында искә алынды. Һәр чыгыш әдәп, әхлак, тәрбия темаларына багышланган иде.
Дини чарада район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров та катнашты. Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән барлык мөселман кардәшләребезне иң зур вакыйга – Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан тәбрикләп, иң җылы теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев