Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары фестивале үтте

Яшь инспекторлар отрядлары 1973 елның 6 мартында оеша. Бүген Татарстанда 19 мең баланы берләштерүче 1500 ЮИД отряды актив эшли.

(6 март, “Апастово-информ”).



Апас районында оешкан яшь инспекторлар отрядларында 179 укучы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга үз өлешен кертә.

Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тулу уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев котлауларын ирештерде.

“Юл хәрәкәте яшь инспекторлары бик мөһим һәм кирәкле эш башкара. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйнәнеп, аларны яшьтәшләрегезгә сөйлисез. Өлкәннәргә дә үрнәк күрсәтәсез. Укытучыларга укучылар иминлеге өчен куйган эшчәнлекләре өчен рәхмәт әйтәсе килә”, - диде җитәкче.

Фестивальдә 17 мәктәптән яшь инспекторлар төркеме катнашты. Алар төрле яклап сыналды һәм бәя алды.

Фестивальдә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова, ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашты.

Нәтиҗәле эшләүче укытучылар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев