Апаста юлларны хәвефсез итү, салмыш килеш руль артына утыруларны чикләү бурычы куела
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы үтте. Аны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев алып барды.
(6 апрель, «Апастово-информ”).
Утырышта республика юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, комиссия әгъзалары, җаваплы җитәкче-белгечләр, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары катнашты.
Киңәшмәдә 5 мәсьәлә каралды. Район юлларындагы иминлекнең торышы, куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп проблемалары, яшь шоферлар әзерләү, мәгариф оешмаларында юл куркынычын кисәтү буенча эш барышы, юлларны куркынычсыз итү өчен башкарылган эшләр турында сүз барды. Салмыш шоферларга каршы көрәш чаралары хакында аерым сөйләшенде.
Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев белдергәнчә, агымдагы елның 3 аенда район территориясендә 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 кеше тән җәрәхәтләре алган. Вафат булучылар юк. Узган ел белән чагыштырганда имгәнүчеләр саны арткан. 3 айда 691 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. 178 кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен җаваплылыкка тартылган. Штрафын вакытында түләмәгән 53 шофер да үз җәзасын алган.
“16 шофер руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә утырган. 4 шофер шул ук хатаны кабатлап, тагын суд каршына баскан”, - ди Румбик Гәрәев.
Апас аграр көллияте җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов коллективның эшчәнлеген, уку йорты әзерләүче белгечлекләр, яшь шоферлар әзерләү өчен шартлар турында сөйләп үтте.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева яшь буынга юл куркынычсызлыгы, иминлек кагыйдәләрен төшендерү, балалар юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау юнәлешендә башкарылган эшләргә тукталды. Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тулу уңаеннан оештырылган фестиваль хакында сөйләде.
“Апас районында оешкан яшь инспекторлар отрядларында 179 укучы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга үз өлешен кертә. Фестивальдә 17 мәктәптән яшь инспекторлар төркеме катнашты. Алар төрле яклап сыналды һәм бәя алды. Яшь инспекторлар отрядлары һәр мәктәптә оешкан”, - диде Гөлүсә Галләмиева.
Район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов юлда йөрү куркынычсызлыгын үстерүнең максатчан программасын тормышка ашыру, юллар салынуы белән таныштырды.
“Район, республика бюджетыннан, бюджеттан тыш һәм өстәмә чаралардан юл эшләре каралган. Шулай ук юл билгеләре, җәяүле сукмаклары, тизлекне чикләү урыннары ясалды”, - диде Айрат Хәсәнов.
Утырышта республика юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов комиссия эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясап, иминлекне тәэмин итү буенча киңәшләрен дә бирде.
“Салмыш шофер – ул җинаятьче. Руль артында исерткечләр кулланган кеше күрәсез икән, төрле каналлар буенча хәбәр итсәгез иде. Бәла миңа кагылмас дип уйлау дөрес түгел. Бәла үзеңә килеп кагылгач кына аның мәгънәсен аңлыйсың. Башка фәннәрдән начар билге алсаң, аны әле төзәтү мөмкинлеге бар. Юл кагыйдәләрен төгәл өйрәнергә кирәк. Кеше гомерләре турында сүз барганда кабат мөмкинлек бирелми. Бер хата җибәрү нәтиҗәсендә гомер буе үкенергә мөмкин. Төзәтергә соң булуы бар. Юлның нинди куркыныч урын булуын чит хаталар аша аңлатсак иде. Яңа руль артына утырган шоферларның да белемнәре тирән булсын”, - диде Дамир Бикмөхәммәтов.
Юл һәлакәтләренең анализланып баруына да тукталды Дамир Бикмөхәммәтов. Төп сәбәпләр булып, дөрес тизлек сайламау, каршы як юлга чыгу торуын, күп очракта тәҗрибәсез шоферлар белән бәйле булуын билгеләп узды.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин юлларда иминлекне саклау буенча профилактик эшчәнлекне тагын да яхшырту өчен бергәләп эшләргә, таләпләрне көчәйтергә чакырды.
“Язгы-җәйге чор башланды. Урамнарда велосипедлар, роликлар, самокатлар да күренә. Балалар белән сөйләшүләр, әңгәмәләр уздырсак, юлларда балалар күрсәк, кисәтүләр ясасак, бу мәсьәләгә барыбыз да игътибарлы булсак иде. Иң мөһиме җәзага тарту түгел, ә кисәтү”, - диде Раил Гатауллин.
Ул шулай ук салмыш шоферларның кабат исерткечләр кулланып транспорт чарасы белән идарә итү очрагында, машиналарыннан колак кагулары турында да сөйләде. Мөлкәтне конфискацияләү Закон тарафыннан каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев