Апаста ЮХИДИ хезмәткәрләре гүзәл затларны котлады
ЮХИДИ инспекторлары Апас мәктәбенең яшь юл сакчылары белән бергә руль артында утырган гүзәл затларны котлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
(12 март, “Апастово-информ”).
“Гүзәл затка чәчәкләр” акциясенә алар ел саен кушыла. Бәйрәм көнне руль артына утырган хатын-кызлар өенә штраф беркетмәсе тотып түгел, ә чәчәк белән кайта.
Кызлар көтелмәгән шатлык бүләк итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев