Апаста кабул итүләр узды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов районыбызда халыкны кабул итте.
(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Кабул итүләргә 8 кеше килде. Алар нигездә социаль түләүләр, тормыш шартларын яхшырту, хезмәт хаклары турында мөрәҗәгатьләр җиткерделәр. Төрле программалар хакында сораулар да булды. Яшьләрнең киләчәген, халыкның хәвефсезлеген кайгыртып килүчеләр дә бар иде. Бу хакта район Советының аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев җиткерде.
Дәүләт Советы депутаты һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тыңлап, киләчәктә хәл итү юлларын да табарга тырышачагын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев