Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста кабул итүләр узды

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов районда "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте. Аңа төрле яшьтәге райондашлар үзләрен борчыган сораулар, мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Биредә көнкүрешкә кагылышлы сораулар яңгырады. Арада торак булдыру, район үзәк хастаханәсендә кабаттан бала тудыру бүлеге ачу хакындагы мөрәҗәгатьләр дә, газ һәм...

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов районда "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте. Аңа төрле яшьтәге райондашлар үзләрен борчыган сораулар, мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Биредә көнкүрешкә кагылышлы сораулар яңгырады. Арада торак булдыру, район үзәк хастаханәсендә кабаттан бала тудыру бүлеге ачу хакындагы мөрәҗәгатьләр дә, газ һәм ут өчен түләү күләме арту өчен борчылучылар да, бала тәрбияләгән өчен бирелгән ялны 3 яшькә кадәр түләүле итү хакында тәкъдим белән чыгучылар да булды. Шулай ук авылларның киләчәге, эш урыннары булдыру хакында сөйләшенде.

-Авылларда төзелешләр бара. Юллар яңара, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учаклары салына. Эш урыннары белән тәэмин итеп, яшьләрне авылда калдырасы, халыкны җирлеккә тартасы иде. Бу хакта күп уйланабыз, сөйләшүләр алып барабыз. Пай җирләре мәсьәләсен дә хәл итеп бетерәсе бар, - диде депутат.

Соңыннан Илдар Гыйльметдинов Апас аграр көллияте белән танышты. Өлкәннәр ункөнлеге һәм укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан хезмәт коллективы һәм биредә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр белән очрашты. Очрашуда күп кенә сораулар яңгырады һәм җаваплар бирелде.

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев