Апаста каллиграфия классы оеша
Апасның Рамазан мәчетендә (беренче мәхәллә) каллиграфия классы оеша.
“Каллиграфия ул – сынлы сәнгатьнең бер төре, коръән аятьләрен матур, бизәкле итеп язарга өйрәнү“, – ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.
7 яшьтән алып укырга теләге булган балалар, каллиграфиягә өйрәнергә теләүчеләр бирегә рәхим итә ала. Уку декабрь ае урталарында башланыр дип көтелә. Атнага 2 көн – шимбә, якшәмбе дәресләр узачак. Хәбәрләшү өчен телефон – 89061159331. Мөхтәсибәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев