Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста кан рагы белән авыручыларга ярдәм итүчеләр эзләү максатыннан, “Гомерне саклап кал!” акциясе узды

Әлеге хәйрия акциясе яман шешне дәвалау өчен донорлар регистрын тулыландыру максатыннан оештырылды.

 

( 3 август, “Апастово-информ”). 
Бу уңайдан районга җелек донорларын тулыландыру буенча Идел буе регистры белгече Раилә Зиннәтҗанова килде. Ул райондашларыбыз белән очрашуда кан рагы белән авыручы кешеләргә ярдәм итү мөмкинлекләрен аңлатты. 
Соңгы елларда рак чире белән авыручылар күбәя бара. Шуларның берсе балалар кан рагы. Бу чир белән шулай ук өлкәннәр дә авырырга мөмкин. Ел саен биш меңгә якын кешегә кан рагыннан коткару өчен җелек кирәк. (костный мозг). Аларга ничек ярдәм итеп була? Һәр кешедә безнең канны ясаучы җелек бар. Рак белән чирләүче кешеләрнең канда булган күзәнәкләре зарарлы була һәм кешегә зыян китерә. Чөнки кешенең җелеге яман күзәнәкләрне җыя башлый. Бу процессны туктату өчен җелекне вакытында алмаштыру мөһим. Менә шул вакытта донорлар ярдәмгә килә. 
“Башка кешенең гомерен саклап калырга теләгән һәр кеше анкета тутырып регистрга, ягъни, мәгълүматлар базасына кертелә. Шул вакыттан ул донор булып саналачак һәм туры килгән вакытта башка кешегә җелеген биреп, гомерен саклап калырга мөмкин”, - дип аңлата белгеч. 
Авыручы да, донор да бер урында яшәсәләр, туры килү мөмкинлеге арта. Россиядә кешегә җелекне утырту күпкә юньрәккә төшә. Чит илдә әлеге дәвалану зур чыгымнар сорый. 
Донорларга салым түләүләренең күпмедер өлешен кире кайтару һәм пенсиягә иртә чыгу мөмкинлекләре бар. Ә иң мөһиме – мәрхәмәтле гамәл кылып, ул кемнеңдер гомерен саклап калачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев