Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста каралтылган тәрәзә белән йөрүчеләрне ачыклыйлар

Бүген, ягъни 14 февральдә, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина тәрәзәләре тиешле таләпләргә туры килмәгән транспорт ияләрен ачыклау буенча рейдлар уздыра.

(14 февраль, “Апастово-информ”).


Тикшерүләр барышында тәрәзәсен үз законы буенча каралтучылар, таләп-кагыйдәләрне бозучыларга җавап бирергә туры киләчәк.
“Автомобиль тәрәзәсен каралту кагыйдәсен бозучыларны 500 сумлык штраф көтүен искәртә. Бер ел эчендә кабат кагыйдә бозган очракта РФ Административ хокук бозу кодексының 19.3 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча эш кузгатыла. Эш судка китә. Бу юлы инде 2-4 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алыну ихтималы да бар. 40 сәгатьтән 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш булырга да мөмкин”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев