Апаста кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кабул итүләр уза
13 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә район мәдәният йортында кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен күчмә кабул итүләр була.
(7 октябрь, “Апастово-информ“).
Биредә эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абделганиев, район башлыгы Равил Хисаметдинов, Идел буе Федераль округы федераль инспекторы вәкиле В Леонтьев, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова катнаша.
“Кабул итүләр тәмамланганнан соң, район мәдәният йортының зур залында, 12.00 сәгатьтә семинар-укулар башлана. Барлык кече һәм урта бизнес вәкилләренең катнашуы сорала. 18+“, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев