Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста халык җыеннары дәвам итә

Бүген Дәвеш, Шәмбалыкчы, Болын-балыкчы җирлекләрендә яшәүче халык белән очрашулар узды.

(19 нчы август, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”)


Очрашуларда район башлыгы Равил Хисаметдинов, урынбасарлар, һәрбер өлкә җитәкчесе, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыклары җирлекнең эшчәнлеге, салым, узара салым буенча чыгыш ясадылар.
Эчке эшләр хезмәткәрләре исә мошенниклардан сак булырга, балаларны кичке якта үзләрен генә чыгармаска, һәрвакыт күз уңында тотарга өндәделәр. Әйбер сатып йөрүчеләрне, яисә авылда ят кешеләр күренсә участок инспекторларына мөрәҗәгать итүләрен сорадылар.

Реклама

Район ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин лейкозлы сыерларны сәламәт сыерга алыштыру турында чыгыш ясады.

Район башлыгы районда барган күләмле эшләргә тукталды. Халыктан җиткерелгән сораулар һәм мөрәҗәгатьләргә җавап бирде. Һәр мөрәҗәгать язып алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев