Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына район башлыгының күчтәнәчләре тапшырыла

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин абый Сәлахов белән очрашты.

(2 ноябрь, “Апастово-информ“).


Хәйретдин абый Сәлаховның сугышта кергән мина кыйпылчыгы әлегә кадәр башында саклана, тәнендәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый.
“18 яшемдә сугышка киттем. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен көрәштем, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәваландым. Без күргәннәр куркыныч төш кебек. Бүгенге тыныч, мул тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк“, – ди ул.
Хәйретдин абый 1 ел элек кенә 72 ел тату гомер иткән тормыш иптәше Нәгыймә апаны югалткан. Аны зур юксыну һәм сагыну белән искә ала.
“Аны югалту бик авыр булды, төшенкелеккә бирелдем. Сагынам. Аның сүзләре искә төшә. Авыр сүзләр әйтелмәде микән дип уйлап ятам. Икәү булганда яшисе җиңелрәк икән ул. Яшәгәндә төрле чаклар була, дөнья бит ул. Шуңа да, матур яшәргә тырышырга кирәк. Аллага шөкер, матур яшәдек“ – диде Хәйретдин ага.
Район башлыгы Хәйретдин абыйның хәлләрен сорашып, рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
“Күп авырлыклар күреп, ут-сулар кичеп, безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен рәхмәт. Киләчәк бәйрәмнәр белән сезне“, – диде Айрат Җиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев