Апаста хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде
Район башлыгы Равил Хисаметдинов авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтләрен җиткерде һәм Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.
(30 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Икмәк игүчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, фермер хуҗалыгында, эшкәртү тармагында эшләүчеләр авыл хуҗалыгы тармагының тотрыклы үсешен тәэмин итә. Апас – авыл хуҗалыгы районы. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Шулай ук район халкы ихтыяҗларын аңлап, ярдәм итеп торган республика җитәкчелегенә дә олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.
Бәйрәм бер сулышта узды. Танылган җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Ришат Фазлиәхмәтов, Вадим Захаров, музыкантлар Динә Закирова, Булат Шәрипов чыгышлары бәйрәм кунакларын ял иттерде. Каратун мәктәбенең Раилә Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Хыял” бию төркеме күңел күтәренкелеге бүләк итте. Концертны күренекле якташыбыз Эльза Әхмәтҗанова алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев