Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләргә багышлап һәйкәл ачылды

Һәйкәл үзәк урамда урнашкан Дан аллеясында сафка басты.

 

(31 июль, “Апастово-информ”). 
Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан узган чарага төрле елларда Ватаныбызны саклап чиксез диңгез киңлекләрендә үз хәрби бурычын үтәгән егетләр, чәчләренә чал төшкән абыйлар, аларның тормыш иптәшләре, балалары җыелды. Алар бер-берсе белән күрешеп, хатирәләрен яңартты. Бу тантаналы мизгелдә һәркем горурлык хисе кичерде. Аларның шатлыкларын район башлыгы Айрат Җиһаншин, Апасның десантчылары, чик сакчылары оешмалары егетләре, “Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы” Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин да уртаклашты. 
“Ихлас күңелемнән Хәрби-диңгез флоты көне белән тәбрик итәм. Илебезнең чын патриоты булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, - диде район башлыгы. 
Район хәрби комиссары Наил Җантимиров Россия флотының барлыкка килү тарихы турында сөйләде, дәүләтебезнең зур горурлыгы булуын билгеләп узды. 
Бәйрәм көне быел аеруча истәлекле булды. Биредә тантаналы төстә хәрби диңгез флотында хезмәт итүчеләргә багышлап һәйкәл ачылды. Ул районыбызның киң күңелле иганәчеләре ярдәме һәм хәрби диңгез флотында хезмәт иткән егетләрнең бердәмлеге белән сафка басты. 
Һәйкәлне торгызуда булышлык күрсәткән иганәчеләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Бәйрәм чарасында Апас районы белән җитәкчелек иткән мөхтәрәм кунак Рәшид Заһидуллин да катнашты. Ул район башлыгы булып эшләгән чорда Североморск шәһәрендә хәрби диңгез флотында хезмәт итүче егетләр белән һәрдаим элемтәдә торуын, үзе дә берничә тапкыр хәрби частьтә булып, Апас егетләре белән күрешүе хакында истәлекләрен барлады. 
“Североморскта хезмәт итүче егетләр белән очрашулар бик кадерле хатирә булып, шушы фотоальбомда саклана. Монда Апас районы Североморск шәһәрендә урнашкан хәрби частькә шефлык күрсәткән чорда хезмәт итүче егетләрнең һәрберсенең диярлек фотосурәте урын алган. Бу һәркем өчен зур истәлек. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм, хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек телим”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев