Апаста хәрби хезмәткә китүче егетләр ГТО нормативлары тапшырды
Апасның универсал спорт залында ГТО номативларын тапшыру дәвам итә.
(24 март, “Апастово-информ“).
Тиздән хәрби хезмәткә китүче егетләр дә үзләренең мөмкинлекләрен сынап карады. Алар 5-6нчы баскычлар буенча көчләрен сынадылар.
“Егетләр бар да хәрби әзерлекле. Алар бар да уңышлы чыгыш ясады. Барысы да алтын билгеләргә лаек булдылар“, – ди ГТО буенча җаваплы хезмәткәр Марсель Хисамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев