Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста киләсе ел уңышын бүгеннән кайгырталар

Апаста агрофирма, берләшмә, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, агрономнар катнашында кырчылык буенча киңәшмә узды.

(29 гыйнвар, “Апастово-информ“).


Киңәшмәдә кырчылык буенча 2020 елга нәтиҗәләр ясалды, киләсе елга бурычлар билгеләнде. Язгы чәчү эшләренә әзерлек эшләре хакында сөйләшенде. Мул уңыш алу серләре, таләпләре яңгырады. Дәүләт ярдәме хакында да сүз булды.

“Язгы чәчү эшләренә озак калмады. Безнең бурыч чәчү эшләрен башкарып чыгу гына түгел, табыш алу да максат итеп куела. Бүген сөйләшенгән барлык технологияләрне дә үтәү мөһим. Нәтиҗәле эшләү өчен тырышырга кирәк. Орлыктан башлап, ашламалар кертеп, техникаларны төзекләндереп, яңартып, барлык таләпләрне дә үтәп эшләсәк, нәтиҗәсе дә булачак“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.
Киңәшмә барышында хуҗалыклардагы эш нәтиҗәләре, ашламалар белән тәэмин ителешнең актуальлеге, орлыкның сыйфаты, ашламаларны булдыру хакында сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев