Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста кирәкле урамны хәзер тиз табып була

Апас урамнары башларына күрсәткечләр куеп чыктылар. Чеп-чи татар районында дәүләтнең ике теллелеге турында Закон буенча урам исемнәре рус һәм татар телләрендә язылырга тиешлеген онытып җибәргәннәр менә, тиздән бу ялгышлык төзәтелер дип ышаныйк. Җәяүлеләр хәрәкәте аеруча күп булган урыннарда, мәктәп,балалалар бакчалары каршыларында асфальт юлларга менә шундый юл тамгалары куелды һәм берничә...

Апас урамнары башларына күрсәткечләр куеп чыктылар. Чеп-чи татар районында дәүләтнең ике теллелеге турында Закон буенча урам исемнәре рус һәм татар телләрендә язылырга тиешлеген онытып җибәргәннәр менә, тиздән бу ялгышлык төзәтелер дип ышаныйк.

Җәяүлеләр хәрәкәте аеруча күп булган урыннарда, мәктәп,балалалар бакчалары каршыларында асфальт юлларга менә шундый юл тамгалары куелды һәм берничә урамда юлга "лежачий полицейский"-шоферларга тизлекне киметергә мәҗбүр итүче ясалма таучык каршылыклары "ятты". Нормативларга туры килүен тикшергәч, берничәсенең артык биек булуы ачыкланды, аларын юл йөрү иминлеге таләпләренә туры китереп, сүтеп алып, яңадан ясадылар.

Авылларда да бу яхшы башлангычка бик күпләр кушылды. Юлларда имин йөрик, өйдән исән-сау чыгып китеп, сау-сәламәт килеш кайтырга язсын. Һәммәбезгә дә!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев