Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста көмешкә куучыларга ау бара

Итәк астыннан контрафакт спиртлы эчемлек тәкъдим итүчеләр, идән астында шикле спиртны су белән болгатып ялган аракы ясаучылар, кирәкле компонентларын районга кайтаручылар, инде дә килеп, сату өчен көмешкә куучылар хокук сакчылары корган ятмәгә бик еш каба башладылар. Казан вәкилләре иртәнге унга кадәр Чүрибураш авылы кибетенә кереп, закон тыйган вакытта алкогольле эчемлек...

Итәк астыннан контрафакт спиртлы эчемлек тәкъдим итүчеләр, идән астында шикле спиртны су белән болгатып ялган аракы ясаучылар, кирәкле компонентларын районга кайтаручылар, инде дә килеп, сату өчен көмешкә куучылар хокук сакчылары корган ятмәгә бик еш каба башладылар. Казан вәкилләре иртәнге унга кадәр Чүрибураш авылы кибетенә кереп, закон тыйган вакытта алкогольле эчемлек сату очрагын ачыклады. Шундый ук хәл Черкен авылында да теркәлде. Кибетче иртәнге унга кадәр берәүгә сыра сата. Контроль сатып алу операциясе нәтиҗәсендә аңа хәзер 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Тутай авылында берәүнең сату өчен көмешкә кууы ачыкланган иде, штраф күләме бу очракта 3-5 мең сум күләмендә каралган. Черкендә кибеттә закон бозу ачыкланып бер-ике генә көн үтте-халыктан тагын берәүнең законсыз баю юлын сайлавы, итәк астыннын авылдашларына үзе җитештергән көмешкә сатуы турында хәбәр керде.

-Монысын да урынга барып тикшереп кайттык. Участок инспекторы Рамил Гыйбадуллинга аерым рәхмәт, аның белән бик дустанә, аңлашып эшлибез. Һәм гомумән, район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге мондый очракларда бик актив һәм ярдәмчел. Бу очракта да контроль сатып алу операциясе үткәрелде. Бу хуҗалыктан составында спирт булган 7 литр әзер эчемлек, мичкә-флягаларда тагын 80 литр чимал табылды,- ди район кулланучылар хокукларын яклау, "Госалкоголь" дәүләт инспекторы Гөлнара Абдрахманова.

Сүз уңаенда, мондый хәбәрләрне аноним рәвештә Интернетта "Халык контроле сайтына да урнаштыру мөмкин. Андый хәбәрләрне дә хокук сакчылары урынга барып тикшерәчәк, тиешле чарасын күрәчәк. Ә инде элекрон адресыгыз белән язылган хәбәрегез расланса, хөкүмәт сезгә акчалата премия дә бирәчәк.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев