Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста комбайннар парады узды

Районда уракка әзерләнү, техника төзеклеген тикшерү, игенчеләрнең эш кәефләрен белешү максатынннан комбайннар парады узды.

(14 июль, “Апастово-информ”).
Очрашу-сөйләшүләрдә ТРның Дәүләт техник күзәтчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районыбыз игенчеләре катнашты.
Җитәкче-белгечләр “Табар”, “АгроАктив”, “”Апас-мол” хуҗалыкларында булып, бөртекле культураларны урып-җыюга хәзерлекнең торышы белән таныштылар.
“Авыл хуҗалыгы өчен иң мөһим чор җитте. Урып-җыю эшләренә санаулы гына көннәр калды. Шунысы сөенечле, бүгенге көндә механизаторлар кызу урак чорына әзер дияргә мөмкин. Техникаларыбыз, эшче кулларыбыз җитәрлек. Хезмәтчәннәргә эшләр өчен барлык шартлары булган яңа заманча комбайннарыбыз бар. Кырларыбыз матур, уңышларыбыз мул булып үсте. Төп максатыбыз - ике атнадан да калмый уракка чыгу. Булган уңышны үзвакытында җыеп алырга насыйп булсын иде. Эшләр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов игенчеләргә барлык куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген ассызыклады.
“Тиздән урып-җыю эшләренә чыгасыз. Исән-сау булыгыз, үз-үзегезне саклагыз. Югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрләрсез, матур кәеф белән хезмәт итәргә язсын. Безгә “канлы икмәк” кирәкми” , - дип белдерде республика вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев