Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста көмеш волонтерлар игелек эшләүне дәвам итә

Районыбызның көмеш волонтерлары изге күңелле тылсымчылардай һәр көннәрен изге эшкә багышлыйлар.

(2 май, “Апастово-информ”).


Алар хәрби операциядә катнашучыларга - контрактчыларга, мобилизацияләнгәннәргә, үз теләкләре белән хезмәткә киткәннәргә һәм аларның гаиләләренә зур ярдәм күрсәтәләр.

“Тормышны бәялибез” волонтерлык хәрәкәтенең Апас бүлекчәсе көмеш волонтерлары маскировка челтәрләре үрү, эчке киемнәр, урын җирләр тегү белән беррәттән, эш төрен киңәйтә баралар, яңалыклардан читтә калмыйлар. Соңгы көннәрдә солдатларга бик кирәк булган коры душлар әзерли башладылар.

Аларның сафлары да тулылана бара. Яңа көчләр килә, һәркем иминлек өчен үз өлешен кертергә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев