Апаста көмеш волонтерларны хөрмәтләделәр
Изге күңелле өлкән волонтерлар мул сыйлы табыннар артында очрашты.
(6 октябрь, “Апастово-информ”).
Апаста бер ел дәвамында “Фәрештәнең алтын куллары” бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында, күп кенә изге эшләр башкарылды. 20-30 кеше кулы белән башланып киткән эшкә бик күп райондашлар кушылды. Бүгенге көндә 65 өлкән апаслы көн саен “Алга” яшүсмерләр клубына килеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга носилкалар, сумкалар, эчке киемнәр тегә һәм гуманитар ярдәм туплауда катнаша. Изге эштән авылларда яшәүчеләр дә читтә калмый. Районның 12 мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү мәйданчыклары оештырылды.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район җитәкчелеге тәкъдиме һәм эшмәкәр Лилия Зәйнуллина ярдәме белән көмеш волонтерларга бәйрәм оештырылды. Изге күңелле апалар мул сыйлы табыннар артында очрашты, бер-берсе белән аралашып, ял итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншинның ихлас рәхмәт сүзләрен ирештереп, олы хөрмәтен белдерде.
“Сезгә иксез-чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Сез районда бердәмлек үрнәге булып торасыз. Көн саен йорт эшләрегезне, көндәлек мәшәкатьләрегезне калдырып, ярдәм итәргә ашыгасыз. Сәламәт булыгыз. Саваплы эшләрегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын иде”, - дип теләкләрен ирештерде Гөлүсә Галләмова.
Өлкәннәр хөрмәтенә җырлар яңгырады, ихлас теләкләр юлланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев