Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Корьән укучылар арасында бәйге-конкурска нәтиҗәләр ясалды

-Шөкер, мөселманнар, православие, башка дин тарафдарларына да районда һәм тулаем Татарстанда, Россия мәмләкәтләрендә бөтен юллар ачык. Корьән мөселманнарны бары тик яхшылыкка, үзара татулыкка гына өйрәтә. Мәсләгебез һәм иманыбыз дөрес, барыр юлыбыз чиста, кылган гамәлләребез хак булсын иде,-ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт. Изге Рамазан ае алдыннан Апаста районның 55 мәчете имамы,...

-Шөкер, мөселманнар, православие, башка дин тарафдарларына да районда һәм тулаем Татарстанда, Россия мәмләкәтләрендә бөтен юллар ачык. Корьән мөселманнарны бары тик яхшылыкка, үзара татулыкка гына өйрәтә. Мәсләгебез һәм иманыбыз дөрес, барыр юлыбыз чиста, кылган гамәлләребез хак булсын иде,-ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт.

Изге Рамазан ае алдыннан Апаста районның 55 мәчете имамы, мөслим-мөслимәләр, хаҗи-хаҗияләр, дин йортларында Корьән, гарәп теле дәресләрен укыткан мәзиннәр, мәчет картлары, мөгәллимнәр катнашында җирле бәйге-конкурска нәтиҗәләр ясалды. Аларга һәм 5-15 яшьлек утызлап яшь шәкертләргә мөхтәсибәт булдырган бүләкләр тапшырылды. Иң сәләтле укытучылар, аларда дин сабаклары алган укучылар катнашында сәхнәгә куелган (сценарий авторлары-Миләүшә Алиуллина белән Люция Зыятдинова) театральләштерелгә күренеш тә бик күпләрнең күңеленә хуш килде.

-Хак мөселманнар дөньясы 6 июньнән Уразага керә. Ислам дине 5 баганасының берсе булган бу гамәләбезне дөрес итеп кылыйк. Сабыр һәм максатчаннарга бу ниятьләрен исән-имин башкарырга язсын! Районыбыз мөхтәсибәте көче белән авыл мәчетләре тарихына кагылышлы китап языла. Шәт иншаллаһ, көз башына бу кулъязма нәшриятка тапшырылачак,-диде мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт Апасның Җәмигъ мәчетендә үткән җыенның йомгаклау өлешендә.

Ришат Җамалиев.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев