Апаста коррупциягә каршы көрәш комиссиясе 2020нче ел эшчәнлегенә йомгак ясады
Район башлыгы Равил Хисаметдинов елның соңгы утырышында киләсе елда бу мөһим мәсьәлә буенча профилактик эшләрне җәелдерү максатын куйды.
(30 декабрь, “Апастово-информ“).
Республикада социаль сораштырулар күрсәткәнчә, күп очракта ришвәтчелек югары уку йортларында тиз баеп китү теләге булган укытучылар, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре арасында килеп чыга, шулай ук түрәләр арасында да кесәләрен тиз калынайтырга омтылыш ясаучылар да бар. Бу хакта коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Булат Гатиятуллин чыгыш ясады. Утырышта бу фактларны чагылдырган видеоязмалар да тәкъдим ителде.
Утырышта катнашучылар коррупцияне кисәтү, районда үзара салым акчасының максатчан тотылуы хакында чыгышлар ясадылар. Киләчәккә эш планы билгеләнде, күбрәк коррупция темасына халык сораштырулары үткәрү тәкъдиме ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев