Апаста "Кошларга җимлек" акциясе бара
Апас урта мәктәбенең Лилия Вәлиева җитәкчелегендәге 7А классы укучылары "Җимлек"акциясенә кушылдылар.
Быел кар күп ява. Кышлаучы кошларга азык табу бигрәк тә авырлашты.
"Табигатьне саклау, яклау буенча күп кенә чараларда катнашабыз. Кошларга җимлекләрне шулай ук ел саен ясап куябыз. Быел акция иглан ителгәч ук әтиләр, дәу әтиләр белән бергәләп җимлекләр ясадык. Аларны мәктәп бакчасына һәм өйдәге бакчаларга элдек. Кошларга азык салып торабыз",- диде Мәликә Гыйбадуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев