Апаста “Күренебрәк тор!“ акциясе узды
Республикакүләм акциягә Апас, Каратун укучылары, аграр көллият студентлары да кушылды.
(24 декабрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Балалар «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе хезмәткәре Сиринә Мурзакова, районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илфат Кәримов һәм район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Габдахманова катнашында яктылыкны кире кайтаручы элементлар, аларның төрләре һәм файдасы турында сөйләштеләр. Шулай ук кышкы каникуллар уңаеннан юл-йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен багышланган видеоролик та балалар өчен кызыклы һәм файдалы булды.
Соңыннан һәр укучыга яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев