Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста крестьян-фермер хуҗалыгы алып баручылар белән очрашу булды

Крестьян-фермер хуҗалыгы алып баручылар район үзәгенә эшлекле очрашуга җыелды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров катнашты.

(17 июнь, “Апастово-информ“).


Очрашуда кыенлыклар кичергән чорда ташламалы кредитлар алу буенча мәгълүматлар җиткерелде. Дәүләт программаларында катнашу мөмкинлекләре кабат әйтелде. Кызыксындырган сорауларга җаваплар да яңгырады.

Татарстанда пандемиядән иң зур зыян күргән тармакларда эшләүчеләр өчен федераль ярдәм чаралары карала. Шуларның берсе - процентсыз кредитлар. Район буенча 158 шәхси эшмәкәр икътисад өлкәсендә зыян күрүчеләр исемлегенә кергән. Алар ике төрле формадагы кредит алуда катнаша ала. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев