Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста кыр премияләре тапшыру дәвам итә

Районда урып-җыю эшләре кызу темпларда бара. Иң күп иген суктырган комбайнерларга премия тапшырулар дәвам итә. Чираттагы кыр премияләрен тапшыру Йомралы берләшмәсеннән башланды. Фазлыев Дамир экипажы 11мең центнер иген суктырганы өчен акчалата премиягә ия булды. Сәфәребез Горбунов берләшмәсе кырларында дәвам итте. Гыйбадуллин Марат унбишенче сезон кыр корабын иярли. Мәктәпне тәмамлагач армия...

Районда урып-җыю эшләре кызу темпларда бара. Иң күп иген суктырган комбайнерларга премия тапшырулар дәвам итә. Чираттагы кыр премияләрен тапшыру Йомралы берләшмәсеннән башланды. Фазлыев Дамир экипажы 11мең центнер иген суктырганы өчен акчалата премиягә ия булды.

Сәфәребез Горбунов берләшмәсе кырларында дәвам итте. Гыйбадуллин Марат унбишенче сезон кыр корабын иярли. Мәктәпне тәмамлагач армия сафларында хезмәт итә. Аннан райондагы СПТУ да укый. Туган авылында төпләнеп калып, бүгенге көндә алдынгы механизатор. Өч елын улы белән бергә эшли.

Гыйбадуллин Фәнис тә ундүртенче сезонын башлап җибәргән.

- Зиннуров Илгиз белән чиратлашып, беребез көндез, икенчебез төнлә эшлибез. Тырышып менә премия алуга да ирештек. Хезмәтебезне бәяләгәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез, - ди ул.

Кәлимуллин Илдүс белән Салахов Марсель экипажы да алдынгы урында. - Әтием Мансур да 40 ел комбайнер булып эшләде. Мин аның эшен дәвам итүче. Олы яшьтә булса да минем хезмәтем белән кызыксынып тора, кирәк чакта киңәшләрен дә бирә, - ди Илдүс абый Кәлимуллин.

Комбайннар сукканны берөзлексез ындыр табакларына ташып торучы Ринат абый Мифтахов.

- Лаеклы ялда дип кул кушырып өйдә утырырга яратмыйм. Үз машинам белән урып-җыю эшләрендә ел да катнашам. Быел менә уңыш та әйбәт чыга, көннәр дә матур тора. Күңел сөенә, эшлисе генә килеп тора. Эше дә бик әйбәт оештырылган, Кәфил Гыймрановның җитәкләгән хуҗалыкта һәр җирдә тәртип урнашкан.

Баев Гомәр Беларус тракторы белән кырдан салам ташый.

- Комбайннар суктырып алгач тиз генә саламын да авыл кырыена ташып өя барабыз. Унберәр рулон сыя безнең олауга. Көннәр яхшы торганда һәрберсен урнаштырып каласы килә, - ди ул.

Дәвеш ындыр табагында борчак уңышы кабул итәләр. Ындыр мөдире Камил абый Гыйззәтуллин һәр кайткан машинаны каршы алып тәртипләп салып бара. - Көзге чәчүлеккә әзерли барабыз. Авыл җирлеге, мәктәп, мәдәният, балалар бакчасы хезмәткәрләре чиратлап эшкә киләләр. Рәхмәт аларга, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев