Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Кыш бабай паспорт өләште

Апас "Туган якны өйрәнү" музеена Кыш бабай белән Кар кызы килде. Фоедагы төлке, ләкләк-үрдәкле Яңа ел чыршысы төбендәге капчыгындагы бүләкләр арасына ун яңа паспорт та салган. Ике ел элек музей директоры Рәмис Ногманов башлангычы белән 14 яше яңа тулган егет һәм кызларга тәүге паспортларын хәзер әнә шулай тантаналы, истә калырлык...

Апас "Туган якны өйрәнү" музеена Кыш бабай белән Кар кызы килде. Фоедагы төлке, ләкләк-үрдәкле Яңа ел чыршысы төбендәге капчыгындагы бүләкләр арасына ун яңа паспорт та салган. Ике ел элек музей директоры Рәмис Ногманов башлангычы белән 14 яше яңа тулган егет һәм кызларга тәүге паспортларын хәзер әнә шулай тантаналы, истә калырлык итеп бирәләр. 2013 елның август аеннан балаларны, аларның дусларын, туганнарын Апаска махсус чакыралар. Моңа кадәр тәүге паспортларны район хакимият йортының зур утырышлар залында тапшыралар иде, ноябрь һәм декабрьдә бу тантана музейда үткәрелде.

-Ике ел ярымда шулай истә калырлык итеп 550 баланың кулына беренче паспорт тапшырылды,-диде район башлыгы урынбасары Марат Нуриев. Район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин бу чараның балаларда ватанпарвәрлек һүм җаваплылык хисе тәрбияләүдә бик үтемле чара булуын ассызыклады. Кулына беренче паспортын алган балаларга әти-әниләре, Кыш бабай истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр бирде. Дәвештән Мәнирә Садриева балаларга бу бәйрәмне оештыручыларга әти-әниләр исеменнән рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вручениепаспортов