Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста кыш белән хушлаштылар

Көнчыгыш календаре буенча 21 март - көн белән төн тигезләшкәндә яңа елның башы булган. Нәүрүз мөбарәкбад! Безнең бабаларыбыз һәм әбиләребез Нәүрүз бәйрәмендә бер-берсен шулай сәламләгәннәр. Бу милли бәйрәмебез онытылмый, елдан-ел камилләшә, яңара. Аны хәзер һәр авылда, клубларда үткәрәләр. Биредә яшьләр дә, өлкән буын да актив катнаша. Буыннардан буыннарга әнә шулай...

Көнчыгыш календаре буенча 21 март - көн белән төн тигезләшкәндә яңа елның башы булган. Нәүрүз мөбарәкбад! Безнең бабаларыбыз һәм әбиләребез Нәүрүз бәйрәмендә бер-берсен шулай сәламләгәннәр. Бу милли бәйрәмебез онытылмый, елдан-ел камилләшә, яңара. Аны хәзер һәр авылда, клубларда үткәрәләр. Биредә яшьләр дә, өлкән буын да актив катнаша. Буыннардан буыннарга әнә шулай күчә олуг бәйрәмебез.

Нәүрүз бәйрәме район үзәгендә елдагыча зур оешканлык белән үтте. Апас муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов, мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт бәйрәм белән тәбрикләп, имин, бәрәкәтле көннәр, еллар теләгәч, Нәүрүзнең йолаларын үз эченә алган театральләшкән тамаша башланып китте. Ә тамашаның башында елдагыча иң оста сыерчык оясы ясаучы билгеләнде. Быел Борнаш мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. Ояны шунда ук агачка беркетеп тә куйдылар. Калган сыерчык оялары да үз урыннарын табачак.

Театральләшкән тамашада Апасның "Салават күпере" нәниләре, үзәкнең һәм авылларның мәдәният хезмәткәрләре, "Сәләт" балалары, сәнгать мәктәбе һәм башка үзешчәннәр катнашты. Аграр көллият хезмәткәрләре барлык халыкны "карга боткасы" белән сыйладылар. Теләгән кеше кайнар коймак, чәй, шашлыктан авыз итте. Нәүрүзбикәнең изге теләкләре һәркемнең күңеленә сары май булып ятты. Бер читтә спорт уеннары гөрләде. Ярышларда укучылар да, олылар да теләп катнаштылар. Күңелле җыр-көйләр һәркемнең күңеленә үтеп керде. Бәйрәмгә килүчеләр һәр чыгыш ясаучыны алкышлап каршы алдылар, озаттылар.

- Бәйрәмнәрне күп күргәнем бар. Апастагы кебек күңелле бәйрәмнәр сирәк. Биредә һәркемгә рәхәт, барысы да җырлый да, бии дә. Халык эшли дә, ял да итә белә. Балаларның чыгышы аеруча ошады, ихластан уйныйлар. Кышны озатып язны каршы алуның бөтен нечкәлекләрен күрдем, рәхмәт барыгызга да, - ди Мәскәү өлкәсеннән кунакка кайткан Сабина Гайнуллина.

Бәйрәмнән һәркем илгә-көнгә иминлек теләп, изге теләкләр белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев