Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста кыргый хайваннар өчен азыклар куелды

Бөтендөнья кыргый җәнлекләр көне һәм Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән “Кыргый хайваннарга азык” акциясе кысаларында быел да урманга сәяхәт оештырылды.

(13 октябрь, “Апастово-информ”).


Кыргый җәнлекләргә азык кую чарасында мәктәп укучылары, аучылык җәмгыятенең егерьлары, авыл хуҗалыгы оешмалары катнашты.

“Һәр ел саен октябрь аенда кыргый хайваннарны кышкы чорда ашату өчен азык әзерләү акциясе уза. Яшь буын да табигатьне аңлап үссен, аларда үсемлекләргә, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләнсен өчен бу эшкә укучыларны да тартырга тырышабыз. Табар Черкене мәктәбенең “Дубравушка” төркеме акциядә теләп катнаша”, - ди республикада биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Апас филиалы җитәкчесе Рифат Гәрәев.

Районда 5 участокта җәнлекләр өчен азык куела. Бу – урмандагы җан ияләренә кышын азык табарга булышу, кар калын булган очракта ярдәм максатыннан башкарыла.

“Быел кышкы чорда кыргый хайваннарны ашату өчен 15 тонна печән, 400 килограмм тоз, 30 тонна ашлык, азык калдыгы, 500 бәйләм яфраказык әзерләнде. 5 урында да поши, кыр кәҗәләре, кабаннарны, гомумән, урмандагы дусларыбызны ашату өчен җимлекләр, тагараклар әзер”, - ди Рифат Гәрәев.

Табигатьне, тереклекне яратучы хезмәткәрләр, укучылар китергән күчтәнәчләр белән хайваннар кыш дәвамында тукланачак. Аучылык җәмгыяте ел дәвамында беркетелгән участоклардагы азыкларны карыйлар, җәнлекләрне саклыйлар. Кышын исә җәнлекләрнең кабат исәбе алына һәм җирлектә күпме җәнлек булуы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев