Апаста кышкы фотозона эшли
Район үзәгендә тагын бер яңалык пәйда булды.
(19 декабрь, “Апастово-информ”).
Музей янәшәсендә, элеккеге самавыр урынында кышкы фотозона барлыкка килде. Ул көндезен дә, кичен утларын яндыргач та үзенә җәлеп итеп тора.
Бу көннәрдә күп кеше әлеге яңалыкны сизеп алды һәм фотосурәтләргә төшеп, бер-берсе белән бүлеште.
Бәйрәмгә кайтучы кунакларга да әлеге урын ошар дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев