Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Кышкы каникуллар” кисәтү акциясе бара

20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән районда да “Кышкы каникуллар” кисәтү акциясе уза. Ул балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан оештырыла.


(29 декабрь, “Апастово-информ”).



Балаларның кышкы каникуллары көннәрендә юл куркынычсызлыгына аеруча игътибар бирелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре даими юлларда рейдлар уздыра, балалар белән очраша.

““Кышкы каникуллар” чарасы вакытында балалар күп була торган урыннарда рейдлар үтәчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы яшь җәяүлеләр дә ЮХИДИ инспекторлары игътибарыннан читтә калмаячак. ЮХИДИ инспекторлары белән бергә яшь юл инспекторлары, укытучылар, ата-аналар комитетлары да эшли. Кагыйдәләрне бозу турындагы мәгълүматлар укучыларның уку урыннарына җибәреләчәк. Бу алга таба алар белән профилактик эш алып бару өчен кирәк”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

2023 елның 11 аенда республика юлларында 418 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 бала һәлак булган һәм 437се яраланган. Һәлак булган 11 бала транспорт чараларында пассажир булган.

Апас урта мәктәбенең Гүзәл Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге яшь инспекторлары да юлларда шоферлар белән очрашты. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә кисәтү, аңлату эшләре алып барды, белешмәлекләр таратты. Әлеге кисәтү чарасында “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев