Апаста “Кызыл чәчәкләр” акциясе кысаларында тыл хезмәтчәннәре хөрмәтләнә
Якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан сугыш елларында тылда хезмәт иткән хатын-кызларга район башлыгы исеменнән котлау хатлары һәм чәчкәләре тапшырыла.
(6 март, “Апастово-информ”).
Әлеге акциягә яшь армиячеләр хәрәкәте, актив депутатлар, җирлек башлыклары, мәктәп укучылары, мөслимәләр берлеге хатын-кызлары да кушыла. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина хәбәр итте.
“Өлкәннәр шатланып каршы ала, күңелләре булып озатып кала. Яшь чакларын искә төшереп, бүгенге тормыштан канәгать булуларын белдерәләр”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев