Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Кызыл олау” бәйрәм чарасы узды

Каратун ашлык кабул итү пунктында тәүге олауларны район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды.

(14 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”)


“Хөрмәтле райондашлар! Авыл хуҗалыгы өчен авыр ел килде. Урып-җыю эшен дә ике атнага алдан башлап җибәрдек. Җиңел кулдан уракны тәмамларга булсын. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим”, - диде район башлыгы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов игенчеләрнең хөрмәткә лаек булуларын, икмәксез яшәп булмауны ассызыклап узды.
“Хөрмәтле хезмәттәшләр! Урак чорына да кереп киттек. Бүген менә беренче олаулар амбарларга кайта башлады. Яңгырлар булмау бераз гына борчыса да, булган икмәкне югалтуларсыз җыеп алып амбарларга салу безнең бурыч. Рәхмәт район башлыгына, хуҗалык җитәкчеләренә, ә иң олы рәхмәт игенчеләребезгә. Исән-имин булып эшләргә һәм яшәргә язсын. Хәерле сәгатьтә!”, - диде ул.

Александр Горохов җитәкчелегендәге Каратун ашлык кабул итү пункты яңа сезонга тулы әзерлек белән керә.
“Безнең оешма тугыз гектар җирне били. Биредә мул уңышны кабул итеп алу өчен барысы да әзер. Өзеклек булмаячак дип таныштырды”, - оешма җитәкчесе.
Бәйрәм чарасы бүләкләүләр белән дәвам итте. Беренче олаулар белән кайткан “Табар” хуҗалыгыннан Роберт Вәлиев, “АгроАктив”тан Марат Сибгатуллин, “Апас-мол”дан Әсгать Закиров, Тәлгать Мөхәммәтгалиев, Наил Зиатдиновларга “Иң яхшы шофер” дигән Дипломнар һәм бүләкләр бирелде.

“Табар” хуҗалыгыннан Роберт Вәлиев иң беренчеләрдән килеп туктады.
“Әтием гомере буе шофер булып эшләде. Мин дә аңа утырып йөрергә ярата идем. Хәзер менә үзем дә руль артында чакрымнар саныйм. Урак чорында бигрәк тә җаваплылык тоеп эшлим. Бүгенге бәйрәм,бүләкләүләр бигрәк тә ошады. Эшләргә көч-дәрт бирде”, - ди яшь шофер.
Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләренең җыр-моңнары белән үрелеп барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев