Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста “Көзге каникуллар“ һәм “Җәяүле“ операцияләре дәвам итә

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары яшь юл сакчылары белән берлектә кабат акция уздырдылар.

(3 ноябрь, “Апастово-информ“).


Апас урта мәктәбенең яшь юл сакчылары өлкән абыйлары белән берлектә җәяүле сукмаклары янында юл кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Җәяүлеләргә саклык кагыйдәләре турында сөйләп, белешмәлекләр тараттылар.
Әлеге кисәтү чарасында районның ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлегенең әйдәп баручы белгече Сиринә Мурзакова да катнашты.
“Көзге каникуллар“ акциясе 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Юл-транспорт һәлакәтләрен, имгәнүләрне кисәтү буенча чаралар да даими оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев