Апаста көзге ярминкә үтте
Арзан-бусы булды бер, өеңә кадәр китереп бирәләр-монысы иң ошаганы -"Йолдыз"сыз яшәмибез, менә әле үткән санында Апаста Өлкәннәр ункөнлеге һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур ярминкә уздырылганын укып, иртәнге җидедә үк юлга чыктык, - диләр Дәвештән Гөлира һәм Илдус Җамалиевлар. - Тирә-күршеләр дә заказ бирде, күп әйбер сатып алдык. Товарның...
Арзан-бусы булды бер,
өеңә кадәр китереп бирәләр-монысы иң ошаганы
-"Йолдыз"сыз яшәмибез, менә әле үткән санында Апаста Өлкәннәр ункөнлеге һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур ярминкә уздырылганын укып, иртәнге җидедә үк юлга чыктык, - диләр Дәвештән Гөлира һәм Илдус Җамалиевлар. - Тирә-күршеләр дә заказ бирде, күп әйбер сатып алдык. Товарның төрлесе бар икән монда, апаслыларга өйләренә үк китереп бирәләр, бәясе дә гадел. Халык өчен бик шәп инде бу ярминкәләр. Алардан калмаска исәп, ел ахырына кадәр әле берничә зур ярминкә булачак диләр, бөтенесенә киләргә тырышачакбыз.
Апаска Кызыл Тау якларыннан махсус килеп, җиңел машинасына көрпәне таудай өеп тутырган Галимулла ага да: "Вакытым һәм юлым бушка узмады, башка җирдә аның капчыгы 150 сум, авылга китереп бирсәләр - 170, ә ярминкәдә - 125 сум гына икән..." - дип шатланды.
Күрше Буа районыннан килгән, ит-казылык мини-цехы вәкиле Алинә Җамалиева халыкка товарын алганчы аны тәмләп карарга дегустация өстәле дә әзерләгән иде
Апас эшмәкәре Марина Рженева сәүдәсе дә гөрли. Аның өстәлендәге балык продукциясен халык яратып алды. Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев, Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһид Шәрәфиев район үзәгендә яшелчә, сөт-эремчек, кайнатмалар, йомырка яхшы сатыла, дип билгеләп үттеләр.
- Казан ярминкәсенә ни алып барсак, Апас халкына да шул ук бәядән, шул ук товарны тәкъдим итәбез, - диләр.
Салам-печән төялгән унлап машина бу көнне Апас буйлап аны сатып алучының өенә кадәр китереп бирде.
- Бер рулон печәнгә 550 сум түләдем, саламны 250 сумнан сатып алдым, аның каравы кыр буйлап төяткеч эзлисе, машина юллыйсы булмады, - диде бер апаслы.
Иртәнге сигездә ярминкә барышы белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин да танышып чыктылар. Алар:
- Яңа елга кадәр Апаста халык теләген искә алып ике-өч атнага бер тапкыр ярминкә үткәрү зарурлыгы бар, башта апаслылар ихтыяҗын өйрәнәчәкбез, - диделәр.
Якынча исәп белән, 10 октябрьдә үткән Апас ярминкәсендә халыкка 250-350 мең сумлык терлек азыгы һәм азык-төлек сатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев