Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Ленинград камалышы шаһитлары күчтәнәчләр алды

Районыбызда Ленинград камалышының тере шаһитлары булган ике кеше яши.

(3 октябрь, “Апастово-информ”).


1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Әлеге уңайдан районда өлкәннәр ункөнлеге уза. Бу көннәрдә өлкәннәргә аеруча да зур хөрмәт күрсәтелә.

Ленинград блокадасының тере шаһитлары булган райондашларыбыз Тутай авылыннан Галия апа Гыйззәтуллина һәм Дүртиле авылыннан Сария апа Сафинага район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова авыл җирлеге башлыклары белән берлектә хәлләрен белеп, көнкүрешләре белән танышты.
"Үткәннәр онытылмый. Бүгенгебездән без канәгать. Күчтәнәчләрне дә гел китереп торалар", - диләр өлкәннәр.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев