Реклама
Җәмгыять
Апаста җәлилчеләрнең батырлыгы искә алынды
25 август – җәлилчеләрне җәзалап үтергән көн буларак тарихка кереп калган.
(25 август, “Апастово-информ“).
Әлеге вакыйга уңаеннан музей, китапханә, мәктәп укучылары, балалар “Моабит дәфтәре“ һәйкәленә чәчәкләр салды.
Һәйкәл янында яшь буын өчен истә калырлык мәгълүматлар яңгырады. Батырлыкка өйрәтүче, үткәннәрне буыннан-буынга тапшыручы әлеге чара бик мөһим. Бу хакта Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев