Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста өлкәннәр өчен тагын бер сәламәтләндерү бүлмәсе ачылды

Апаста өлкәннәр өчен тагын бер сәламәтләндерү бүлмәсе ачылды Ул район социаль яклау идарәсенең район ветераннар Советы белән берлектә “Адаптация юлы белән тулы тормышка” социаль проектында Грант отуы нәтиҗәсендә тормышка ашты.

(12 апрель, “Апастово-информ”). 


“Районыбыз өлкәннәренең сәламәтлекләрен ныгыту, ялларын файдалы үткәрү, замана шартларына яраклашырга өйрәтү максатларыннан Грантка дәгъва кылган идек. Әлеге проектта җиңү яулап, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы ярдәме белән 500 мең сумнан артык акча отуга ирештек” , - дип шатлыгын уртаклаша җитәкче Зөлфия Гайнуллина. 
Сәламәтләндерү бүлмәсендә өлкәннәргә шөгыльләнү өчен заманча тренажерлар, массажерлар, хәрәкәтләнү активлыгын арттыру, кул моторикасын үстерү аппаратлары булдырылган. 
Сәламәтләндерү бүлмәсен ачу тантанасына районыбызның актив өлкәннәре дә килде. Алар биредә заманча тренажерларда шөгыльләнеп карадылар, үзара аралашып утырдылар, социаль хезмәткәрләргә кызыксындырган сорауларын бирделәр, үзләренә уңайлы шартлар булдыручыларга кат-кат рәхмәтләрен белдерделәр. 
Район социаль яклау идарәсе бинасында шулай ук урын өстендә яткан һәм ярдәмгә мохтаҗ булган райондашларыбызны карау мәктәбе бүлмәсе дә булдырылган. Биредә инвалидарны карау өчен социаль хезмәткәрләрне һәм аларның якыннарын өйрәтәләр.

#яшәавылымминем 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев