Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста өлкәннәр компьютер серләренә төшенә

“Сәләт“ балалар иҗат йортында Россия пенсионерлар берлегенең район оешмасы тарафыннан өлкәннәребез өчен махсус компьютер курслары оештырылды.

Биредә өлкәннәр остазлары Альбина Әхмәтҗанова ярдәмендә компьютер серләренә төшенәләр.
- Әлеге курсларны без ел саен оештырабыз. Өлкәннәребез безнең бик актив, заманадан калышмый. Быел да 10лап кеше мөрәҗәгать итте. Дәресләр ноябрь аенда да дәвам итәчәк. Бу юлы 72 сәгатьлек курс оештыру планлаштырыла, - дип белдерде Россия пенсионерлар берлегенең район оешмасы җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев