Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста мәгариф хезмәткәрләре хезмәтләренә югары бәя алды

Укытучы һәм остаз елы, билгеләп узган һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, бер төркем укытучылар, балалар бакчасы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына лаек булды.

(19 октябрь, “Апастово-информ”).


Район мәгариф бүлеге методисты Ләйлә Әхмәтҗанова Рәхмәт хатына лаек. Ул 2023 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрүдә югары дәрәҗәләргә ирешкән.
Шулай ук бер төркем хезмәткәрләр күпьеллык, нәтиҗәле хезмәтләре өчен хөрмәтләнде.
Азбаба мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Вәлиуллина, Каратун мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Вафина, Апас мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров, Иске Йомралы балалар бакчасы пешекчесе Зөлфирә Җиһангирова, “Кояшкай” балалар бакчасының кечесе тәрбиячесе Гөлсу Миңнуллина, Табар Черкене балалар бакчасы кече тәрбиячесе Валентина Орешкина Мактау грамоталарына лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев