Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста махсус су коену урыны берәү генә

Апаста гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Биредә җәйне исән-имин, хәвеф-хәтәрсез уздыру максат итеп куелды.

(29 июнь, "Апастово-информ").


Быелгы җәй су коенырга әллә ни мөмкинлек бирмәсә дә, коену чорында республика сулыкларында 10 кеше батып үлгән. Алар арасында 2 бала да бар.
Ел башыннан суда 17 кешенең гомере өзелгән.
" Районда махсус су коену урыны берәү генә. Ул - Апасның Яр буе. Башка сулыклар коену һәм кызыну таләпләренә туры килми. Аларда су коенулар тыела. Балаларны аеруча да күз уңында тоту мөһим. Безнең бурыч - кешеләр үлеменә юл куймау", - диде комиссия рәисе Алмаз Тугушев.
Кеше - язмышының хуҗасы диләр. Шулай да, аңлату эшләре алып бару, төрле чаралар уздыру бик мөһим. Кеше гомере бик кыйммәт. Тирә-юньдәге һәр кешегә һәм үзебезгә дә игътибарлы булсак иде. Һава торышлары салкынча Суга керү киңәш ителми. Аеруча да исерткечләр кулланган хәлдә су коену куркыныч.

"Яр буендагы коену һәм кызыну урыны җиһазландырылган, пост куелган, коткаручылар эшли. Алар һәр көнне иртәнге 10нан кичке сәгать 8 гә кадәр кизү тора. Су төбе тикшерелде, чистартылды, ташлардан арындырылды һәм суның анализы алынды. Быел суга батучылар юк. Шулай да тынычланырга ярамый. Үзегезне саклагыз, тиешсез җирләрдә суга кермәгез,",- ди халык иминлеген саклау оешмасы җитәкчесе Илһам Нургалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев