Апаста “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә
Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин гаиләсе “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылды.
(11 август, “Апастово-информ”).
Ул Иске Йомралы авылында яшәүче Айрат Рәхмәтуллин гаиләсенә ярдәм кулы сузды.
Рәхмәтуллиннар гаиләсендә 3 бала тәрбияләнә. Рафис Хәбибуллин балалар белән аралашып аларга өс киемнәре бүләк итте.
Айрат Рәхмәтуллин тормыш иптәшен фаҗигале югалтканнан соң, балаларын ялгызы тәрбияләргә мәҗбүр булды. Бу вакытта аңа якыннары ярдәм итте. Айрат бер ел элек тормыш иптәше Алисәне алып кайткан. Бүген балалар әни дип куенына сыена, аның яныннан да китми.
Рәхмәтуллиннар балаларын сөендергән изге күңелле Хәбибуллиннар гаиләсенә олы рәхмәтләрен җиткерде.
“Тырышып укыгыз, әти-әниегезне, укытучыларыгызны тыңлагыз. Без шулай хәлегезне белеп торырбыз”, - диде Рафис Хәбибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев